Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

506 миллион сум откан ханым урамга чыгарга да куркып яши башлаган

«Русское лото» лотереясында 506 миллион сум акча откан Наталья Власова сөенечтән түгел, куркудан нишләргә белми.

Аның сүзләренә караганда, ханымга җиңел акчалар артыннан куучылар «бәйләнә» башлаган. 63 яшьлек пенсионерга ниндидер билгесез кешеләр, акчаны бүлешүне таләп итеп, төрле хатлар юллый икән.

– Наталья социаль челтәрләр­дәге бөтен сәхифәләрен бетерде. Ул хәтта сәбәпсезгә урамга чыгарга да курка. Аны йә куркыталар, йә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, – ди пенсионерның туганнары.

Әлеге ханым әйтүенчә, билетны ул Россия почтасы бүлегендә алган булган. Һәм кайчан да булса бер бәхет елмаячагына өмет итеп, лотереяда атна саен уйнаган. Шунысы да бар, откан акчаларны әлегә Наталья алмаган. Аны яңа елдан соң гына бирәчәкләр икән.

 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 506 миллионов пенсионерка выиграла в лотерею