Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

50 һәм 100 еллыкны кемнәр бәйрәм итте?

Ике зур түгәрәк датаның шулай бергә туры килүе, әлбәттә, юктан гына түгел. Аларның хезмәте безнең киләчәгебез булган балалар белән бәйле.

Мәгариф учреждениеләрендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары үзләренең – 50, ә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия 100 еллыгын билгеләп узды. 
Ике зур датаны Яшел Үзәндә балалар иҗат үзәгенең актлар залында зурлап бәйрәм иттеләр. Мәгариф идарәсе җитәкчесе, Яшел Үзән районы һәм шәһәренең балигъ булмаганнар эшләре буенча коммиссия рәисе Рәйсә Афанасьева барлык директор урынбасарларын, шулай ук катлаулы гаиләдә тәрбияләнүче, язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларны туры юлга бастыруда үзеннән өлеш керткән һәркемне, ветераннарны бәйрәм белән котлап, авыр, әмма мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде. 
– Мәгариф учреждениеләрендә бүгенге җитәкчеләрнең күбесе элек тәрбия эшләре буенча урынбасар булган. Һәм мәктәп бетергән укучылар белән аралашкач та, алар иң беренче чиратта җырлап-биеп, төрле чараларда актив катнашкан вакытларын искә ала, – дип сүзен башлады җитәкче. 
Рәйсә Афанасьева фикеренчә, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия оешуга 100 ел вакыт узса да, балалар аларның ярдәменә һәрвакыт мохтаҗ. Бүгенге көндә 90нчы елларда тәрбияләнгән балалар үзләре дә инде әти-әни. Шуңа да аларның кайберләре белән эшләве аеруча авыр. Шулай булуга карамастан комиссия әгъзалары проблемалар алдында куркып, югалып калмый. Хатын-кызларны эчкечелектән коткарып булмый дисәләр дә, аларга ярдәм итү йөзеннән «Аеклык ноктасы» прог раммасы старт алган. Шулай ук катлаулы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны әти-әни ләренә кайтару төп бурыч. Күпләрнең язмышын коткаручы, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булучыларга бу көнне рәхмәт сүзләре яңгырады. Ике юбилей уңаеннан армый-талмый хезмәт итүчеләргә һәм ветераннарга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәмгә ТР Мәгарифне үстерү институтының менеджмент һәм икътисад кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Инна Богуславскаяның да килүе күпләр өчен зур бүләк булды.

Автор фотолары.

Тулы фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев