40 минут эчендә җиде тапкыр аракы урлаган
Яшәеш

40 минут эчендә җиде тапкыр аракы урлаган

Шәһәр супермаркетларының берсендә сатучыларның игътибарсызлыгы аркасында 40 минут эчендә бер кеше алкоголь продукциясен җиде тапкыр урлап, 12 мең сумлык зыян китергән.

Полиция хезмәткәрләре каракны  видеокүзәтү камерасы аша исәпләп чыгарган. Ачыкланганча, Северная урамында яшәүче элек хөкемдә булган 32 яшьлек ир  наркотиклар кулланучы буларак исәптә торган. Тоткарланган вакытта ул иптәшләре белән урланганнарны эчеп бетергән булган инде.


Зеленодольск полиция супермаркет

Нет комментариев