Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

350 меңнән артык татарстанлы Covid-19 кайнар линиясенә мөрәҗәгать итте

Узган елның ноябреннән башлап Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча халык консультациясе өчен Бердәм контакт-үзәк эшли. 122нче кайнар линия операторлары татарстанлылардан 350 687 шалтырату кабул иткән. Бу хакта ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматлары буенча, контакт-үзәккә көн саен 2 меңгә якын шалтырату килгән. Барыннан да ешрак мөрәҗәгать итүчеләрне коронавирус симптомнары барлыкка килгәндә нишләргә, табибны өйгә чакыру, вакцинациягә язылу һ.б. кызыксындыра.

Соңгы опция агымдагы елның гыйнвар аеннан ук гамәлдә, аннан 16 меңнән артык кеше файдаланган инде.

Җавапны көтүнең уртача вакыты – 6 секундтан артык түгел, ә сөйләшүнең уртача вакыты - 2,5 минут. Республика халкына сменага 70 оператор консультация бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев