Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

30 март-5 апрель көннәрендә янгын сүндерүчеләр 10 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 3се ялган булган. 6 янгын очрагы теркәлгән.

30 март янгыннарга аеруча бай булган: шәһәрнең Малая Красная урамында, Осиновоның Южная урамында, Рус Танае, Уразлы һәм Новониколаевское авылларында, «Пост-Волга» районында билгесез кешеләрнең ут белән саксызлыгыннан корыган үләнгә ут кабып, коткаручылар зур территориядә янгын сүндергән.

31 мартта Кызыл Яр авылының «Дружба» бакчачылык җәмгыятендә ике бакча өендә янгын очраклары теркәлгән. Аларның билгесез затларның ут белән саксызлыгыннан чыккан булуы бар.

5 апрельдә дә янгын сүндерүчеләр биш урынга янгын сүндерергә барган. Барысында да үлән янган.

Гастелло урамының 1нче йорты подвалында янгын чык кан. Нәтиҗәдә, хуҗалык сарае һәм төзелеш чүбе янып, 8 квадрат метрга зыян килгән. Бу очракта бик каты төтен исе таралу сәбәпле, йорттагы кешеләрне эвакуацияләргә туры килгән. Ис газыннан агуланган 4 кешене дәваханәгә озатканнар. Янгын, бу очракта, ут төртүдән чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев