Татарстанда COVID-19ның 30 яңа очрагы теркәлгән, 1се читтән кертелгән, 29ы – элемтәдә булган.
11 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19ы өйдә дәвалана.
Шәһәрләр буенча карасаң, түбәндәге картина күзәтелә: Казанда – 13, Яр Чаллыда – 8, Аксубай, Чистайда – 3, Түбән Камада – 2, Яшел Үзәндә 1 авыру очрагы теркәлгән.
3 июньгә Татарстанда 21 573 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә 18 632 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 30ы-узган тәүлектә.
Барлыгы 378 048 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш – 6 178), шуларның 270 193е икенче прививка алган.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулын исегезгә төшерәбез:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы,
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. 122 бердәм номеры,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.
Нет комментариев