Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

29 июнь – корабль төзүчеләр көне

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Кадерле корабль төзүчеләр!

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән искиткеч бәйрәм – Корабль төзүчеләр көне белән иң ихлас котлауларны кабул итегез! Россия өч ярым гасыр дәвамында төрле типтагы һәм класстагы корабльләр, суднолар төзүдә биниһая зур тәҗрибә туплады һәм хаклы рәвештә дөньяда суднолар төзү буенча әйдәп баручыларның берсе булып санала. Корабльләр төзү – Россиядә һәм гомумән, кешелек тарихында иң беренче индустриаль һөнәр һәм Россия корабеллары юктан гына суднолар төзүнең данлы тарихы варислары итеп исәпләнми.
Яшел үзәнлеләр илебезнең иминлеге сагын ныгытуга, Россиянең Хәрби-Диңгез флоты көчен арттыруга һәм шулай ук, Яшел Үзән районы һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте һәм кертә. Озак еллар дәвамында сез, Яшел Үзән шәһәре корабеллары, ватаныбыз суднолар төзү тарихында истәлекле вакыйгаларның катнашучылары, ә сезнең хезмәтегез һәм талантыгыз якты җиңүләргә нигез булып тора.  
Яшел Үзән корабль төзүчеләре алга таба да дәүләт масштабындагы мәсьәләләрне уңышлы чишеп, илебезне югары дәрәҗәдәге оборона саклау сәләте һәм транспорт белән тәэмин итәчәгенә ышанабыз.
Әлеге бәйрәм көне уңаеннан, сезгә, корабльләр төзү хезмәтчәннәренә – инженерлар, конструкторлар, эшчеләр-хезмәткәрләргә, шулай ук, гаилә әгъзаларыгызга һәм шушы тармак ветераннарына бәхет, байлык, сәламәтлек, күңел көрлеге, кәеф күтәренкелеге һәм матур тормыш телибез.

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры,
Михаил Подгорнов,
«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ профсоюзлар
ассоциациясе рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев