Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

28 июль – Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне

Вируслы гепатитлар – киң таралган һәм куркыныч йогышлы бавыр авырулары.

Бүген вируслы гепатитлардан 500 миллионнан артык кеше интегә. Аның кайбер төрләре яшерен формада уза, шул сәбәпле С гепатитын «ягымлы үтерүче» дип тә атыйлар, чөнки ул дистә еллар буе үзен сиздермәскә, шул ук вакытта циррозга һәм яман шеш үсешенә китерергә мөмкин. Вируслы гепатитка кагылышлы берничә сорау белән без «ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль учреждениесенең Яшел Үзән филиа лы эпидемиология бүлеге табибы Алла Ариповага мөрәҗәгать иттек:
– Алла Валерьевна, вируслы гепатитның симп томнары нинди була?
– Кискен һәм хроник вируслы гепатит билгеләре бер-берсеннән аерыла. Кискен формасының берничә фазасы бар, әйтик инкубация чорында ул үзен сиздермәсә дә, вирус актив үрчи, тизәк һәм сидек белән бүленеп чыга, шуңа күрә кеше бу фазада авыруны башкаларга йоктыра ала. Икенче фазасында кайбер специфик булмаган симп томнары барлыкка килә. Әйтик, хәлсезләнү, косасы килү, аппетитны югалту, тән температурасы күтәрелү. Сары фазасында, якынча 4-10 тәүлектән соң билирубин алмашы бозыла. Тән һәм күзләргә сары төшә, сидек карала, ә тизәк агара. Бавыр бәвел тупланудан зурая, пальпация вакытында авыр та. Якынча 2-4 атнадан соң сары билгеләре юкка чыга. Кагыйдә буларак, кискен вируслы гепатит беренче симп томнар барлыкка килгәннән соң 4-8 атнадан соң уза.
– Гепатитның кайсы формасы киң таралыш алган?
– А гепатиты барлык формалардан иң киң таралганы булып тора. Авыру йоктырудан башлап, беренче билгеләре пәйда булуга кадәр, 7дән 50 көнгә кадәр вакыт уза һәм актив дәвалануны таләп итми.
В гепатиты вирусы җенси юл, наркоманнарның стериль булмаган шприцлары аша йогарга мөмкин. Бавыр һәм талак зурая, температура күтәрелә.
С гепатиты вирусы – иң авыр формасы. Хроник формасы еш кына циррозга һәм бавыр яман шешенә китерә.
Гепатитның хәзер Д, Е, F һәм башка төрләре дә яшәп килә. Алары әлегә аз өйрәнелгән.
– Авыру ничек йога?
– Вирус кеше организмына ике төп ысул белән эләгә. Авыру кеше фекалия ләреннән вирус су яки ризык белән башка кешеләрнең эчәклегенә эләгергә мөмкин. А һәм Е гепатиты вируслары нигездә шәхси гигиена үтәлмәү, шулай ук су белән тәэмин итү системасының камил булмавы аркасында барлыкка килә. Икенче ысулы – инфекцияле кеше белән контакт. Ул В, С, D, G гепатитлары өчен хас.
– Ничек сакланырга?
– Вируслы гепатитларны вакытында диагностикалау мөһим һәм ул үз нәтиҗәсен күрсәтәчәк, хроник формага күчүне тоткарлаячак.
Саклану өчен, суны кайнатып, җиләк-җимеш һәм яшелчәне юып, азык-төлекне термик эшкәртеп кулланырга, шәхси гигиена кагый дәләрен үтәргә кирәк. Аңа шулай ук хирургия инструментларын дезинфекцияләү нормаларын үтәү, донор канын тикшерү керә. Башка кешеләрнең биологик сыеклыклары белән элемтәдән качарга кирәк. Микроскопик микъдарда кан бритваларда, теш щеткаларында, тырнак кискән кай чыларда калырга мөмкин.

Яшел Үзән районында 2022 елның 6 аенда хроник С гепатитының – 21 (2021 елда – 8), хроник В гепатитның – 1, А гепатитының – 8, С гепатиты вирусын йөртүнең – 223 һәм В вирусын йөртүнең 31 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев