24 яшьлек хатын-кызның корсагына бармагын тегеп куйганнар
Яшәеш

24 яшьлек хатын-кызның корсагына бармагын тегеп куйганнар

***

Татарстанда Республика клиник хастаханәсе хирурглары тәрәзә төбен юганда чыгып торган урынга йөзеге эләгеп, бармагын өзгән 24 яшьлек хатын-кызга ярдәм иткән. Бу хакта Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Ампутация ясамыйча, бармакны формалаштыру өчен микрохирурглар аны хатын-кызның корсагына тегеп куйган. Якындагы дүрт атна дәвамында ул шулай йөриячәк, ә аннан соң травматологлар бармакны тергезү һәм тире күчереп утырту белән шөгыльләнәчәк.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу 2 номерлы травматология бүлегендә булган бердәнбер очрак түгел. Татарстанда яшәүче исерек ир-ат электр вышкасына менгән һәм чыбыкка тотынган. Ток аның кулы аша үткән һәм җитди җәрәхәтләргә китергән. Күчереп утырту өчен тукымаларны тергезү өчен кулны вакытлыча ир-атның корсагына тегеп куйганнар.

Татар-информ

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина «ЯҮ»


Нет комментариев