Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

23 февраль: кыскача бәйрәм тарихы

Кызыл Армия 1919 елда барлыкка килә. Яшь дәүләт әле оеша гына, ә инде германия гаскәрләренә каршы тора.

1922 елга бәйрәмне рәсми рәвештә Кызыл Армия һәм Флоты көне дип атыйлар. Бер елдан соң беренче 5 еллыгын колачлы итеп уздыралар.
22нче елга кадәр бәйрәм турында искә дә алмыйлар һәм билгеләмиләр дә.

Датаның әһәмияте Бөек Ватан сугышы елларында тагын да көчәя. Һәр кешенең кемедер сугышта, аңардан хәбәр көтәләр һәм шул көтүләр вакытында 23 февраль өмет һәм таяныч була. Шул авыр елларда әлеге көнгә халыкның мәхәббәте ныгый.

23 февраль - ватанны саклаучылар көне: СССР елларында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы
1949 елдан бәйрәмнең рәсми исеме - Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты көне итеп үзгәртелә. Авыр үткәннәрне истә тотып, кышкы көн чын-чынлап үзенчәлеклегә әверелә. Хәзер дәүләт датасын түгел, ә киң колачлы тантананы - парадлар һәм салют белән билгелиләр. Ветераннар мактаулы игътибарга, орден һәм медальләргә лаек була.

Баштарак игътибар үзәгендә нәкъ менә хәрбиләр тора, ләкин сугыш артта кала һәм хәзер инде армиядә хезмәт иткән һәркем бәйрәмне үзенеке итеп билгели. Шуннан бирле ирләр көне киңрәк колач ала.

Бу көнне ни өчен бүләкләр бирелергә тиешлеге турында бернинди тарихи мәгълүмат юк. Мөгаен, датаны ничек булса да билгеләү теләгеннән чыккан традициядер. Ветераннарга гөлләмәләр алып килү, шигырьләр һәм чаралар багышлау. Хәзер бу хөрмәтне бүләкләр һәм сюрпризлар белән алыштырдылар.
23 февраль гомуми ир-ат көненә әверелде, чөнки хезмәт итүчеләр белән итмәүчеләр арасында чикләр юк диярлек. Бездә барлык ир-атларны, хәтта илнең булачак яклаучыларын - кечкенәләрне дә игътибарсыз калдырмыйлар.

Еллар үтә, Кызыл Армия кебек үк, Советлар Союзы да юк. Ләкин кешеләр СССР тарихындагы шул үзенчәлекле көнне онытырга теләми. Россиядә 23 февраль 1995 елдан бирле рәсми рәвештә Ватанны саклаучылар көне дип атала. Бу көнне барлык ир-атлар - әтилар, бабайлар, абый-энеләр игътибарга үзәгендә.

23 февраль бәйрәменең кыскача тарихы күрсәткәнчә, йөз ел эчендә ул җитди трансформация кичергәнен, әмма аның илебезне яклаучыларны данлау кебек төп максаты үзгәрешсез калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев