23 апрель көнне Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәдә хатын-кызлар командалары арасында ачык турнир узды
Яшәеш

23 апрель көнне Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәдә хатын-кызлар командалары арасында ачык турнир узды

Барлыгы 7 команда катнаша һәм алар 2 төркемгә бүленә.

"Төркем этабында кызлар өч уен уйнады һәм җиңү яулады. Ярымфиналда 2:0 исәбе белән татар гимназиясе командасы җиңеп чыкты. Финал бик кызыклы булды һәм безнең кызлар әлеге кубокны алу өчен бөтен көчләрен куйды. 2 партиядә зур тырышлык белән без «Зотон» командасын җиңдек”, - дип язалар Норлат авылының “ВК” төркемендә.

Командалар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Шулай ук, ике уенчы - Борһанова Азалия һәм Вәлиева Әминәгә шәхси бүләкләр тапшырылды. Котлыйбыз! ?


Нет комментариев