Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

21 сентябрьдә "Казан"агросәнәгать паркы мәйданчыгында Бакчачы көне узды

Түбән Кама, Питрәч, Яшел Үзән, Югары Ослан, Тукай, Казан һәм Яр Чаллы бакчачылары әлеге чарада катнашты, Шуңа күрә күргәзмә барышында бакчачылар үзара аралаша, хезмәттәшләренең эшләре белән таныша һәм тәҗрибә уртаклаша алдылар.

Шунда ук күргәзмәдә бакчачылык хәрәкәте әйдаманнары фикер алышты. Бу бик мөһим, чөнки нәкъ менә хәзер районнарда бакчачылык ширкәтләре ассоциацияләрен һәм бүлекләрен оештыру эше бара.
Күркәм гадәт буенча, безнең Яшел Үзән районы исеменнән, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Константин Федорович Гурин җитәкчелегендәге "Волжские Зори" халык хоры катнашып, үзенең чыгышлары белән бу чарада катнашучыларны рухи яктан тукландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев