2026 елга бәйрәм һәм ял көннәре календарен расладылар
Яшәеш

2026 елга бәйрәм һәм ял көннәре календарен расладылар

2026 елга бәйрәм һәм ял көннәре календарен Россия премьер-министры Михаил Мишустин раслады.

Карардан күренгәнчә, Яңа ел каникуллары 12 көн дәвам итәчәк – 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр.

Моннан тыш, өч көнлек ял көннәре көтелә: 21-23 февраль, 7-9 март, 1-3 һәм 9-11 май.

Шулай ук өстәмә өч көн июнь бәйрәмнәренә (12-14 июнь) туры киләчәк, 4 ноябрь дә ял көне булачак. 


Нет комментариев