Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2022 елның яз азагы, җәй башында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 ел тулуын билгеләп үтәчәкбез

Тантаналарга әзерлек кысаларында кызыклы проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Ә Яшел Үзән районының Яңа Тура бистәсендә җәйгә яңа мәчет ачылачак.

Төзелеш эшләре ахырына якынлаша. Бизәкләү эшләре график буенча бара, кирәкле материаллар алдан әзерләп куелган, мәчет үзенчә матур һәм үзенчәлекле булачак, дип ышандыра төзүчеләр.

Дин әһелләре һәм авыл халкы игелекле эштә ярдәм итүләре өчен Яшел Үзән районы башлыгына һәм җирле мөхтәсибәткә рәхмәтен белдерә. Яңа тураның Ак мәчете манарасыннан беренче азан яңгыравын түземсезлек белән көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев