Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2022 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр һәм ишегаллары өчен тавыш бирү дәвам итә

30 майга кадәр Татарстанда 2022 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр һәм ишегаллары өчен тавыш бирү, шулай ук Казансу елгасы һәм «Урам»экстрим-паркы үсеше стратегиясе буенча сораштыру дәвам итә.

Тавыш бирү дүрт тематик блоктан тора, беренчесе җәмәгать киңлекләренә багышланган. Иң күп тавыш җыйган Парклар һәм скверлар «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасы буенча төзекләндереләчәк.

Ишегалды мәйданчыклары өчен тавышлар «Безнең ишегалды» республика программасын раслаганда исәпкә алыначак. Киләсе елда топ-200 урынга 4758 ишегалды дәгъва итә. Әлеге рейтингка кермәгәннәрне 2024 елга кадәр төзекләндерү планлаштырыла.

Сорауларның өченче блогы-Казансу елгасы үсеше стратегиясенең өстенлекләре турында. Исегезгә төшерәбез, концепция гомуми мәйданы 1536 га булган уникаль экосистема булдыруны һәм 12 паркны төзекләндерүне күздә тота. Шунысы мөһим, проект буенча казанлылар гына түгел, республиканың башка почмакларында яшәүчеләр дә үз фикерләрен әйтә алачак. Иң элек сораштыруда катнашучылар бөтен территориягә карата гомуми сорауларга җавап бирергә тиеш булачак, ә аннан соң – «Казансу янындагы бакчалар», «Манзара», «Рус-Немец Швейцария», «Спорт паркы» һәм аның составындагы «Савиново паркы» парклары буенча. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җыелган тәкъдимнәр проектларны формалаштырганда архитекторлар тарафыннан исәпкә алыначак.

Ахырда татарстанлыларга узган елның җәендә Казанда ачылган «Урам» экстрим-паркын төзекләндерү һәм үстерү буенча фикер белдерергә туры киләчәк.

Тавыш бирү 26 апрельдән 30 майга кадәр берничә мәйданчыкта уза: ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында, «ТР Хезмәтләре» кушымтасында һәм кайбер КФҮләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев