Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2021 елда яңа тыюлар

Киләсе елның 1 гыйн варыннан ук медицина учреждениеләрендә, сәүдә урыннарында, складларда һәм базаларда тәмәке тартып булмаячак.

Моннан тыш, тыюлар, шулай ук, икмәк кабул итү пунктларында, сәламәтлек сак лау, мәгариф объектларында, транспортта да кертеләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең агымдагы елның 16 сентябрендәге 1479нчы карарында билгеләнгән.

Югарыда күрсәтелгән оешмалар җитәкчеләре объектларда янгын куркынычсызлыгын саклауны булдыру өчен «Тәмәке тарту һәм ачык уттан файдалану тыела» дигән янгын куркынычсызлыгы билгесен урнаштыруны тәэмин итәргә бурычлы.

Мондый тыю, Россия законнары нигезендә, тәмәке тарту өчен махсус билгеләнгән урыннарга кагылмый һәм аларга «Тәмәке тарту урыны» алтактасы эленгән булырга тиеш.

Әле 2020 елның июлендә үк цифрлы финанс активлары белән алыш-бирешләрне үткәрергә рөхсәт бирүче 259нчы Федераль законга кул куелды. Әмма, шул ук вакытта, Россия дә товарлар өчен һәм хезмәтләр күрсәтүгә криптовалюта белән түләү тыелачак.

Закон 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. 2021 елдан россиялеләрнең акча чараларын контрольдә тоту зонасы киңәячәк. Хәзер, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук дәүләт контроленә түбәндәгеләр эләгә:

  • почта аша 100 000 сум яки аннан күбрәк суммада акча күчерү;
  • 100 000 сумга яки аннан күбрәккә мобиль телефон балансын тулыландыру;
  • Зур ставкалы комарлы уеннар, шулай ук, 600 мең сум яки аннан күбрәк суммада акча отышлары;
  • күчемсез милек алыш-бирешләре буенча акчасыз яки акчалата исәп-хисап ясау (суммасы 3 000 000 сумнан алып).

Әгәр банкка финанс операциясе ошамаса яки милек белән килешү шикле тоелса, клиент счетлары ябып куелырга мөмкин.
2021 елның гыйнварыннан пеня исәпләү һәм ТКХ хезмәтләрен өзү өчен мораторийның гамәлдә булу срогы чыга. Димәк, коммуналь хезмәтләр өчен барлык түләүләргә алдан әзерләнергә кирәк. Күп кенә кешеләрнең мораторий гамәлдә булган чорда бурычлары шактый җыелган.
Агымдагы ел азагына кадәр бурычлар кап ланмаса, киләсе елның гыйнварыннан алар пеня исәпләүләр, ә тагын күпмедер вакыттан соң хезмәт күрсәтүне өзүләр

белән очрашырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев