Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2021 елда җирләүгә пособиеләр

РФ гражданнары туганнары үлеп, җирләүне оештырганда дәүләт ярдәменә исәп тота алуларын белергә тиеш.

1996 елның 12 гыйнварындагы «Җирләү һәм җирләү эше турында» 8нче федераль закон нигезендә, дәүләт төрле ташламалар һәм компенсацияләр түләү буенча финанс ярдәме күрсәтүне үз өстенә ала. Шулай итеп, үлгән кешенең туганнарына нинди пособиеләр, нинди күләмдә бирелә һәм 2021 елда аларны ничек алырга була соң?

Федераль пособие күләме
Барлык категория гражданнарга 6424 сум 98 тиен күләмендә федераль пособие түләү гарантияләнә.
Игътибар итегез, һәр тө бәк тә түләү күләме аерылырга, мәсәлән, регионда хезмәт хакына билгеләнгән коэффициент кулланылырга мөмкин. Төбәкнең үз законнары белән федераль пособиегә өстәмә түләү каралган булуы да бар.

Шулай ук, РФ гражданнарына социаль җирләүне сайлау мөмкинлеге барлыгын да белергә кирәк. Бу очракта барлык чыгымнар дәүләт тарафыннан расланган хезмәтләр һәм товарлар исемлеге буенча түләнәчәк, әмма мәрхүмнең гаиләсе компенсация алу хокукыннан мәхрүм ителә.

Пособиене рәсмиләштерү
Аны үлгәннән соң 6 ай эчендә рәсмиләштерергә кирәк.
Мәрхүмнең туганнары бул маса, яки аларны табу мөм кинлеге юк икән, ул чакта җирләү өчен пособие мәр хүм нең туганнары белән бәйле булмаган затка җирләү чыгымнары турында квитанция нигезендә түләнә.
Җирләүгә ташламалар алу гражданнарның кай бер категорияләренә га ран тияләнә, мәсәлән, 1-2нче төркем инвалид ларның һәм хәрби хезмәткәр ләрнең туганнары кабер ташын ясау, урнаштыруга матди ярдәм алырга хокуклы.

Компенсация артыннан кая мөрәҗәгать итәргә?
Бу үлүченең нинди ка тегориягә керүенә бәйле.
Әгәр кеше рәсми рәвештә эшсез булган һәм социаль иминиятләштерү фондына (ФСС) түләмәгән булса – социаль яклау бүлегенә;
әгәр кеше хәрби пенсионер, гамәлдәге хәрби хезмәткәр булса яки аларга тиңләшсә – Оборона министрлыгы органнарына; әгәр пенсия алган һәм рәсми рәвештә эшсез булса – Пенсия фонды органнарына;
әгәр дә вафат булган кешенең эшчәнлеге ФССка мәҗбүри түләүләр кертүгә бәйле булса – ФСС бүлегенә;
әгәр кеше рәсми эшләгән булса – предприятиенең кадрлар бүлегенә барырга киңәш ителә.Яңа туган бала яки балигъ булмаган бала үлгән очракта түләү аның законлы вәкилләре статусында билгеләнә.
Әлбәттә, якын кешене югалтуны бернинди ком пен сацияләр дә алыштыра алмый, әмма тиешле түләүләр һәм ташламалар алу өчен законлы хокуктан файдалана белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X