Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2021 елда Иделне “савыктыруга” Татарстан 544 млн сумнан артык акча җибәрәчәк

Республика бюджетында киләсе елга “Әйләнә-тирә мохитне саклау” бүлеге буенча чыгымнар 975,5 млн сум күләмендә планлаштырылган.

Татарстан бюджетында 2021 елда Идел елгасын савыктыруга 544 млн сумнан артык акча каралган. Бу хакта Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында хәбәр итте.

"Әйләнә-тирә мохитне саклау" бүлеге буенча 2021 елда 975,5 млн сум күләмендә чыгымнар каралган, шулардан "Иделне сәламәтләндерү" федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруга 544,7 млн сум юнәлдереләчәк", - дип сөйләде докладчы.

Анфимова, киләсе елга республика бюджетында авыл хуҗалыгын үстерүгә 13 млрд сум акча салынды, дип өстәде. Моннан тыш, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүгә 2 млрд сумга якын акча бүлеп биреләчәк.

2021 елда себер язвалы үләт базларын һәм биотермик чокырларны тотуга 43,5 млн сум, күзәтүчесез хайваннарны тотуга һәм аларның санын җайга салуга - 56,7 млн сум каралган, - дип билгеләп үтте финанслар министры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев