Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2020 елга Россия өчен Вольф Мессинг фаразлары мәгълүм

2020 елда Россияне күп үзгәрешләр һәм сынаулар көтә, тик ел ахырына россиялеләрнең тормышы яхшырачак, дип әйткән танылган күрәзәче һәм телепат Вольф Мессинг, дип хәбәр итә V-kosmose.

Матбугат язганча, Мессинг агымдагы ел Россия өчен трансформацияләр һәм сынаулар чоры булачак, дип фаразлаган. Ул икътисади реформаларны, кризисларны һәм табигый катаклизмнарны телгә ала, әмма 12 ай узгач, вәзгыять, аның фикеренчә, белем һәм медицина сыйфатын күтәрү исәбенә яхшырырга тиеш.

Boльф Meccинг бик танылган һәм абруйлы тeлепaт саналган. Аның исеме белән күп кенә риваятьләр бәйле, мәсәлән, нәкъ менә Мессинг Икенче бөтендөнья сугышы башлану һәм тәмамлану даталарын беренчеләрдән булып һәм, шулай ук, Иосиф Сталинның үлемен дә алдан әйтеп куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев