Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2020 ел - туган тел елы

22 гыйнварда ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумы утырышы булды. Аның барышында республикада имам-мөхтәсибәтләренең һәм казыйларның бертавыштан карары белән 2020 ел - туган тел елы дип игълан ителде.

Шулай итеп, мөфтият һәм аның оешмалары эшчәнлеге агымдагы елда мәчетләрдә татар телле мохитне үстерү, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, ватандашлар арасында милли үзаңны саклау һәм тәрбияләү бурычларын исәпкә алып төзеләчәк. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең күп кенә татар телле проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе бар. 
Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм мәчетләрнең эшчәнлеге, эшлекле коммуникацияләр һәм халыкка консультацияләр башлыча гамәлгә ашырыла. 
http://dumrt.ru/ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев