Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2019 елда мөселман бәйрәмнәре билгеле булды

2019 елда Рамазан-шәриф ае 6 майда (дүшәмбе) башланып китәчәк һәм 29 көн дәвам итәчәк.

Татарстан мөфтияте Милади буенча 2019 елда мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр даталарын игълан итте. Бу турыда Диния әзарәте сайтында хәбәр ителә.

2019 ел Һиҗри буенча 1440 ел уртасы һәм ахыры – 1441 ел башы һәм уртасына туры килә. Һиҗри календарьда унике ай һәм яңа ел Мөхәррәм ае белән башлана. Мөселман айларының башын һәм ахырын билгеләгән вакытта Диния Нәзарәтенең Голәмаләр шурасы Татарстан җирлегенең географик үзенчәлекләренә һәм астрономия фәне мәгълүматларына таяналар.

Шулай итеп, 2019 елда Рамазан-шәриф ае 6 майда (дүшәмбе) башланып китәчәк һәм 29 көн дәвам итәчәк. 4 июнь (сишәмбе) – Ураза бәйрәме. Рамазан аенда ихлас күңелдән кылган дога вә ялвару, тәүбә вә истигъфар кабул кылынуы күп дини чыганакларда әйтелә.

Татарстан мөселманнары өчен тагын бер бөек бәйрәм - Корбан гаете 11 августка (якшәмбе) туры килә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Моннан тыш, Аллаһы Тәгалә, Үзенең ризалыгын алу өчен, изге айлар һәм мөбарәк кичәләрне бар кылган. Бу көннәрдә күпләп догалар, тәүбә-истигъфар кылына, сәдакалар бирелә.

    7 гыйнвар - 1 җөмәдәл-әүвәл
    6 февраль - 1 җөмәдәл-ахыр
    7 март - 30 җөмәдәл-ахыр Рәгаиб кичәсе
    8 март - 1 раҗәб
    2 апрель - 26 раҗәб Мигъраҗ кичәсе
    6 апрель - 1 шәгъбан
    19 апрель - 14 шәгъбан Бәраәт кичәсе
    6 май - 1 рамазан Рамазан ае башлана
    31 май - 26 рамазан Кадер кичәсе
    4 июнь - 1 шәүвәл Ураза гаете
    4 июль - 1 зөлкагдә
    2 август - 1 зөлхиҗҗә
    10 август - 9 зөлхиҗҗә Гарәфәт көне
    11 август - 10 зөлхиҗҗә Корбан гаете
    12, 13, 14 август - 11, 12, 13 зөлхиҗҗә Тәшрикъ көннәре
    31 август - 1 мөхәррәм Һиҗри буенча 1441 ел башлана
    9 сентябрь - 10 мөхәррам Гашурә көне
    30 сентябрь  - 1 сафәр
    29 октябрь - 1 рабигыль-әүвәл
    8 ноябрь - 11 рабигыль-әүвәл Мәүлид ән-Нәби
    28 ноябрь - 1 рабигыль-ахыр
    27 декабрь - 1 җөмәдәл-әүвәл

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X