Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2019 елда бәйрәм яллары күпмегә сузылыр?

РФ Хезмәт министрлыгы ял көннәрен күчерү турындагы хакимият карары проектын әзерләде, дип яза «Российская газета».

Яңа ел каникулларыннан 5 гыйнвар — шимбә көн 2 майга — пәнҗешәмбегә, ә 6 гыйнвар, якшәмбе, 3 майга — җомгага, күчерелә. 23 февраль шимбәгә туры килү сәбәпле, ул 10 май, җомга көнгә, күчә.

Шулай итеп, Яңа ел каникуллары 2018 елның 30 декабреннән башлана һәм ун көн — 2019 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итә.
Киләсе елда Ватанны саклаучылар көненә озын яллар каралмаган, 23 һәм 24 февраль — шимбә, якшәмбе көннәрендә ял итәчәкбез. Ә менә Халыкара хатын-кызлар көне җомгага туры килә һәм шунлыктан өч көнгә сузыла.
2019 елда май каникуллары моңарчы булмаганча озак дәвам итәчәк. Беренче май бәйрәме уңаеннан 1 майдан 5 майга кадәр — 5 көн ял итәчәкбез. Җиңү көнендә 9 майдан 12 майга кадәр — 4 көн ял булачак.

Россия бәйсезлеге көнендә киләсе елда бер генә көн ял көтелә — 12 июнь сишәмбе көн. Ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнендә өч көнлек яллар булачак — 2-4 ноябрьләрдә.

 

Татарстанлыларны өстәмә яллар да көтә. ТР Хезмәт министрлыгы әлегә 2019 елга календарь әзерләмәде. Шулай да инде билгеле булганча, анда 30 август — Татарстан Республикасы көне, 6 ноябрь — ТР Конституциясе көне, Ураза Гаете һәм Корбан бәйрәме (вакыты әлегә төгәл билгеле түгел, якынча фаразлар буенча, 5 июнь һәм 12 август) кертеләчәк.

49c1c7ff67f3a7f0d187e90a79488c91-1

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X