Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2018 елга йолдызнамә

Сары Эт елына аяк басабыз. Эт – ул иминлек, тынычлык, муллык, бәхет билгесе. Идарә итә башлауның беренче көннән үк планетабызда тәртип урнаштырырга тырышачак. Бик тә акыллы, зирәк, шуңа да аның белән әйбәт кенә яшәп калмыйча, алга таба атларга да була. Эт җитди, гадел, тугры булуы белән аерыла. Ул хәтта инде күптән сүзгә килеп йөрүчеләрне дә дуслаштырып, тынычлык урнаштырырга мөмкин.

Кучкар (21.03–20.04)
«Тормыш – ул көрәш» дигән девиз артта калды. Үзең өчен яшәр вакыт. Салкын тию кебек авырулар сезгә куркыныч түгел. Иң мөһиме стрессларга бирешмәскә. Кучкар ир-атлар өчен киләсе елда күп өлкәләрдә бәхет елмаер. Уңышны койрыгыннан тотачаксыз. Йолдызлар энергиягезне бизнеска, йә үз эшегезне ачуга юнәлтергә тәкъдим итә. Өйләнмәгәннәргә беренче очраган поезд, самолетка утырып, бәхетегезне эзләргә кирәк. Ә хатын-кызларның язмышы киноны хәтерләтә. Давыллы тормыш ялгызларга гына түгел, ә гаиләлеләргә дә кагылыр­га мөмкин. Соңгыларына сак булырга кирәк. Күпләрне карьера үсеше көтә. Гаилә коручылар өчен уңайлы вакыт – җәй, шулай ук декабрь ае.

Үгезбозау (21.04–20.05)
Ниһаять, тынычланып, тормыштан ләззәт алып яшәр вакыт. Шулай да Эт елында кайбер вакыйгаларга әзер булыгыз. Кемгәдер мондый тиз хәрәкәт ошап та бетмәскә мөмкин. Тик яңа вакыйгалар бары шатлык кына китерәчәк. Кемдер өстәмә белем алырга теләр, кайберәүләр моңа кадәр яшеренгән иҗат белән мавыгып китәр. Сәламәтлеккә килгәндә, профилактика буларак табибка күренсәгез әйбәт. Аеруча аякларыгызга игътибарлы булыгыз. Ир-атларга финанс хәлләрен яхшыртырга кирәк, үз эшләрен алыштырмый гына. Хатын-кызларга бизнес-аренада җиңү көтелә. Кияүдәгеләр исә бала алып кайтырга мөмкин. Ялгыз ханымнар үз ярларын табачак.

Игезәк (21.05–21.06)
Якты киләчәк өчен игезәкләргә мөһим адым ясар вакыт. Эт елы күңелле мизгелләргә, уңышлы башлангычларга бай. Интуициягезгә таяна аласыз. Эчке сиземләвегез дөрес чишелеш күрсәтәчәк. Сәламәтлегегезгә зарланмассыз. Күбрәк саф һавада булып, актив ял итү турында онытмагыз. Ирләр яңа елда иркенләп йөри алмас, алар һәрвакытта үзләренең нәрсәгәдер җаваплы булуларын тоеп яшәр. Күп­ләр сайлау алдында калыр: китеп, яңа гаилә корырга, яисә барысын да элеккегечә калдырырга. Йолдызлар хатын-кызларга борчулар ышандыра, әлбәттә, шатлыклары да булыр. Игезәкләрне гаиләле ирләр кызыктыра. Шуңа да йөрәгегезгә йозак куеп, фитнес залларга барып, көчегезне түксәгез, күпкә яхшырак булыр.

Кысла (22.06–22.07)
Кыслаларның эчке дөньясын зур үзгәреш көтә. Ул тормышның барлык өлкәләренә кагылачак. Сәламәтлеккә эшегездәге авыр атмосфера йогынты ясарга мөмкин. Бакчада казыну мөмкинлегегез булса, бу рәхәтлектән үзегезне мәхрүм итмәгез. Акыл эшчәнлеген хезмәт белән алыштырыр вакыт. Эт елы ирләргә күп сынаулар әзерли һәм аларның барысын да узу мөһим. Акча белән эш иткәндә сак булыгыз. Күпне вәгъдә итүчеләргә ышанмагыз. Киеренкелек туган көнегезгә кадәр сакланыр, аннан бар да җайланачак. Хатын-кызлар тормышында борылыш­лар юктан гына килеп чыкмый. Шулай итеп язмыш Кыслаларны үзенең дөрес юлына кертеп җибәрә. Елның беренче яртысы күп сәяхәтләр вәгъдә итә. Шуңа да юлчылар белән сак булыгыз.

Арыслан (23.07–23.08)
Горур һәм мөстәкыйль Арысланнарга киләсе елда уңыш өчен көрәшергә кирәк булмаячак. Хәер, алар барысына да үз көчләре белән ирешергә күнеккән. Сәламәтлеккә килгәндә бар да әйбәт булыр, бары профилактика чараларын күрергә кирәк. Диета һәм фитнес залларда шөгыльләнү фигурагыз өчен көтелгән нәтиҗә бирер. Ел башында Арыслан ир-атларга авыр­рак булса да, тормышыгызда кара полоса тар булып, тиз бетәчәк. Язын эшләрегез җайлана. Күптән көтелгән балагыз туарга мөмкин. Хатын-кызлар өчен Эт елы эшегездә дә, шәхси тормышыгызда да бик бай эчтәлекле булырга охшаган. Отпуска ялын көзен диңгез буенда уздырыгыз.

Кыз (24.08–23.09)
Эт елында кул кушырып утыра алмассыз. Су агымы уңаена гына йөзәргә өйрәнгәннәр өчен авыр­рак булачак. Ел башыннан ук үз гамәлләрегездә каты торыгыз. Июль аенда мөһим әйбер сайлаячаксыз. Йолдызлар беренче барын да өйрәнергә, аннан соң гына карар кабул итәргә киңәш бирә. Иммунитетыгызны ел башыннан ук ныгытыгыз, үз белдеклегегез белән дәваланмагыз. Ир-атларны җаваплылык сорый торган мөһим эш көтә. Бу сезгә финанс тотрыклыгын вәгъдә итә. Эш күплектән сөйгән ярыгыз белән тавыш чыгарга мөмкин. Йолдызлар игътибарны аңа күбрәк бирергә киңәш итә. Хатын-кызлар өчен иң дөрес юлдашчы – интуиция. Эчке сиземләвегез дөрес адым ясарга ярдәм итәр.

Дәвамы бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: год собаки гороскоп 2018 год

2
X