Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2017 елда тырышып эшләгән полицейскийлар бүләкләнде

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 2017 елга нәтиҗә ясау буенча матбугат конференциясе булды.

Ел дәвамында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре район һәм шәһәр территориясендә тәртип саклады.12 айда 1721 җинаять теркәлгән. Теркәлгән җинаятьләрнең кимүе  законнар үзгәрүгә бәйле рәвештә урлаулар, мошенниклык, талаулар, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очраклары  исәбенә кимегән. Җинаятьләрнең 69,9 проценты ачылып, ул ТР буенча  уртача күрсәткечтән күбрәк булган.

Эчке эшләр бүлеге эшчәнлегенә еллык нәтиҗә ясау киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Александр Тыгин, Яшел Үзәннең баш судьясы Андрей Николаев, прокурор Анатолий Трифонов катнашты.

Ел дәвамында намуслы хезмәт күрсәткән бер төркем хезмәткәргә муниципаль район башлыгының һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район полиция конференция итоги 2017 года отдел внутренних дел