Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

200дән артык машина йөртүче исерек булган

Исереккә диңгез тубыктан дип юкка гына әйтмиләр. Кыюсызлар кыюлана, төрле батырлыклар кылырга да әзер тора. Салмыш килеш рульгә утырып чыгучыларның “батырлыгына” кайвакыт шаккатасың.

 

Агымдагы елның 7 аенда  ЮХИДИ бүлекчәсе машина йөртүчеләрнең  исерек хәлдә кагыйдә бозу буенча 201 очракны теркәгән. Шундыйлар катнашында 4 юл-транспорт фаҗигасе чыгып, аларда 2 кеше һәлак булган һәм дүрт кеше  җәрәхәтләнгән. Болардан тыш 33ендә матди зыян китерелгән.

   Шуны әйтергә кирәк, полиция андый тәртип бозучыларга катгый чаралар күрергә тырышса да, исерек килеш рульгә утырып чыгучылар кимеми. Бу бик тупас хокук бозу очрагы булып тора. Исерек машина йөртүче юлдагы хәлләрне  башкача кабул итә, контрольне киметә. ЮХИДИ хезмәткәрләре көн булсынмы ул, төнме, юлда барган  исерек машина йөртүчеләрне гадәттә тиз күреп ала.

Исереклеккә бәйле берничә очракны мисалга китереп узарга була.

13 августта  кичке алтылар тирәсендә Васильвоның Лагерная урамында полицейскийлар  49 яшьлек ир йөрткән “ВАЗ-2115” автомобилен туктата. Машина йөртүчедән аракы исе аңкып ук тора. Алкотектр белән тикшерсәләр,  аның сулап чыгарган һавасында 1,421 мг/л этил спирты табыла. Тотылган ир аракыны алдагы көндә эчүен белдергән һәм алкотектр нәтиҗәсе белән килешкән.

Фото https://newstracker.ru/news/incident/06-07-2017/pyanyy-stavropolchanin-usnul-v-ugnannom-avtomobile-5d642f17-0036-47e8-834c-da5bbf92c8bc?ind=1&page=1&show_dt=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев