Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

200 һәм 2000 сумлык купюраны кабул итмәгән өчен 50000 штраф түләтәчәкләр

200 һәм 2000 меңлек купюралар, сирәк булса да, халык арасына чыкты. Кайберәүләр, әлегә сирәк күренгән купюраларны интернет аша кыйбаткарак бәягә сатарга тырышалар. Ә кайбер сатучылар, киресенчә, яңа номиналлы акчаны кабул итәргә теләмиләр.

Сатучылар сүзенә караганда, яңа купюралар шикле күренә. Аларның чынмы-юкмы икәнен тикшерү шактый катлаулы.

Роспотребнадзор әйтүе буенча, яңа купюралы акчаларны кабул итмәү законсыз. Әгәр дә шундый хәл була калса, акчаны кабул итәргә теләмәгән сатучы исеменә шикаять язып, аны Роспотребнадзорга юлларга була. Ул вакытта сатучыны административ җаваплылыкка тартачаклар һәм 50000 сум штраф түләргә мәҗбүр итәчәкләр.

http://idel-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новые купюры