Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

20 ел төрмә яный

2018 елның 30 маеннан 30 июненә кадәр республика территориясендә Наркотикларны куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышлап «Наркотикларсыз тормыш» акциясе уздырылды.

Максаты – дәүләтне һәм җирле хакимиятне, хокук саклау органнарын һәм халыкны берләштереп,  наркотиклар белән бәйле хәлне  яхшырту, аларны таратуга  һәм наркотиклар белән бәйле җинаятьләргә киртә кую,  профилактик рейдлар, лекция­ләр һәм әңгәмәләр һәм сәламәт яшәү образын пропагандалауга юнәлтелгән башка чаралар үткәрү. Белгечләр шулай ук «кыл өстендә йөрүчеләр» белән дә  әңгәмәләр үткәрә. Болар –  сәрхүшләр, начар гаиләдә тәрбия­ләнүче, наркологта исәптә  торучы балалар һәм шулай ук  төрмәдә утырып чыгучылар.

Полиция хезмәткәрләре көн саен наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачыклау­га юнәлтелгән максатчан  оператив-профилактик  рейдлар үткәрә.   
Агымдагы елның июнендә Россия Эчке эшләр  министрлыгының наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре контактсыз ысул белән наркотиклар таратып акча эшләргә уйлаган 30 яшьлек Украина кешесен  ачыклады. Наркоконтроль хезмәткәрләрен иң гаҗәпләндергәне шул булды: бу кеше үзе кайчандыр җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләгән һәм  үзенең җинаятен нәрсә белән тәмамланасын бик яхшы белгән, югыйсә. Дөрес, бу кеше үзе наркотиклар кулланмый. «хуҗасы» ягъни эш бирүчесе белән шулай килешә: тегесе аңа зур күләмдә наркотикларны  тапшыра, ә бу исә Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районында   «тайниклар» булдыра.
Махсус операция  вакытында Украина кешесен Яшел Үзән шәһәрендә тоткарладылар. Ул биредә наркотикларның зур партия­сен алырга тиеш була. Алга таба полицейскийлар аның тайникларын да һәм 140 гр  наркотикларын да таба. Әлеге кеше  бу кадәр наркотикны төргәкләргә бүлеп, тиешле урыннарга алып барып куярга тиеш була.  Тикшерү барышында хокук сагында торучылар  аның фатирыннан тагын 108 гр  наркотик матдә табып ала.
Бу факт буенча  Россия Эчке эшләр министрлыгының тикшерү комитеты  Россия Федерациясе  Җинаятьләр кодексының 228нче  маддәсенең 4нче  бүлегенең “г” өлеше –  зур күләмдә наркотик матдәләрне сату буенча җинаять эше кузгатты. Мондый гамәл өчен Россия Федерациясе  закончалыгы буенча 20 елга утыртып куярга мөмкиннәр.

ЯҮМР Советының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев