Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

20 ел элек югалган кыз табылган

Кечкенә Юля 1999 елның 1 октябрендә Минсктан Осиповичка баручы электричкада югала, ул чакта аңа нибары дүрт яшь була. Әти-әнисе станцияләр буенча күпме эзләсә дә, кыз суга төшкән сыман юкка чыга. Һәм бары тик 20 елдан соң башка илдә табыла.

"Әти-әни балаларын табарга өметләнеп станцияләр буйлап йөргәннәр, - дип хәбәр итә Беларусь Эчке эшләр министрлыгының телеграмм-каналы. - Урамда сатучылардан сораштырганнар, фотолар ябыштырганнар, пассажирлар белән аралашканнар, тирә-юньдәге барлык коелар тикшерелгән. Баланы эзләүдә милиция, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашкан. Әмма бала юкка эзсез юкка чыккан".
20 елдан соң, быелның 18 августында Белоруссия милициясенә яшь россияле мөрәҗәгать итә, Ул 24 яшьлек Юлия Горина исемле (асылда, Юлия Моисеенко) кыз белән очрашып йөри икән. Туташ Россиядәге интернатларның берсендә, ә аннары тәрбиягә алган гаиләдә үскән. Юлия еш кына егетенә үзенең кечкенә чагы, поездда югалган әти-әнисе турында сөйли икән.
Дүрт яшьлек Юляны 1999 елның көзендә Рязаньның тимер юл станциясендә тапканнар, һәм берәү дә аның башка илдән булуын, ничек итеп чит ил аша шундый озын юл үтүен башына да китермәгән.
"Бер атна элек бу хәлгә катнашы булганнар Пухович районы эчке эшләр бүлегендә очраштылар, - дип хәбәр итә news.tut.by, - Экспертлар раслаганча, Юля чыннан да, 20 ел элек югалган кыз булып чыга, бу днк экспертизасы аша исбат ителә.
Юлия үзе барча кешегә дә рәхмәтле - 20 ел буенча көтүче әти-әнисенә дә, аны тәрбияләгән кешеләргә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев