Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1нче поликлиника ишегалдында мобиль флюорография кабинеты эшли башлады

Сораган идегез - җавап таптык!

1нче поликлиника ишегалдында мобиль флюорография кабинеты эшли башлады.

Шәһәр халкын кабул итү көндезге 8.00дән 14.00 сәгатькә кадәр электрон язылу буенча бара, бары тик эш көннәрендә генә. Үзең белән паспорт һәм флюорографиянең иске нәтиҗәләре булырга тиеш.

Талоннарны 1нче поликлиника бинасында алырга мөмкин. Флюорография нәтиҗәләрен атнага якын көтәргә туры киләчәк, күбрәк булмаса әле. Моңа кадәр флюорографияле машина Үзәк район хастаханәсенең терапия корпусы янында тора иде. Халыкның  ихтыяҗы зур булганга, аны яңа урынга күчерделәр. Ул монда күпме эшләве халыкның никадәр күп йөрүенә караячак.

1нче поликлиника бинасындагы флюорография кабинеты кайчан төзекләндерелә һәм эшли башлый дигән сорау әлегә ачык кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев