Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

18 мартта 90 яшьлеген тутыручы Александр Угаров: “Бер тапкыр да калдырганым юк!”

Ике бәйрәмнең бергә туры килүен күр әле! 2018 елның иң мөһим датасы, илебез өчен зур вакыйга – РФ Президентын сайлау көнендә якташыбыз, Яшел Үзәндә гомер итүче Угаров Александр Николаевичка 90 яшь тула.

Александр Николаевич Лаеш районының Рус Саралы авылында туып үсә. 4 сыйныф тәмамлый. 1974нче елдан алып, лаеклы ялга чыкканчы Серго исемендәге заводта эшли, хезмәт стажы – 38 ел. Хезмәт ветераны, хатыны белән дүрт ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә  үзе генә гомер итсә дә, якыннарының җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп яши. 16 оныгы, 12 оныкчыгы “бабай” дип өзелеп тора, гел килеп, ярдәм итеп торалар. Инде олы яшьтә булса да, юбилей көнендә Александр Николаевич гражданлык бурычын үти.

-Үз гомеремдә бер тапкыр да калдырганым юк! Ничек итеп сайлауда катнашмыйсың да, тавышыңны бирмисең ди?! Бүген дә улым белән сайлау участогына барып, күңелем кушкан кандидат өчен тавыш бирәчәкмен, - дип сөйли әңгәмәдәшем.

Көр тавышлы, балаларының, оныкларының киләчәгенә битараф булмаган юбилярга бары тик сокланып, киләчәктә сәламәтлек теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск выборы 2018 Александр Угаров выборы президента России