Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

16 апрельдә Таиландтан очып кайтучы татарстанлыларны туганнарына каршы алмаска куштылар

Күчмә рейс пассажирлары шунда ук обсерваторга яки хастаханәгә җибәреләчәк.

Туганнары 16 апрельдә Таиландтан Татарстанга кайтучы пассажирлар белән очраша алмаячак. Кайтучылар, Covid-19 билгеләре булган очракта, аэропорттан обсерваторга яки йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, коронавирус инфекциясе таралуга каршы республика штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

"Бер генә туган да Казан аэропортына үз якыннарын алу өчен килми. Кайтучыларның барысы да обсерваторга җибәреләчәк», - дип ассызыклады Фазлыева.

Кайтучылар обсерваторда ике урынлы номерда яшәү һәм туклану белән тәэмин ителәчәк. Беренчел кирәк булган барлык товарларны алар акчасына сатып алып, илтеп җиткерәчәкләр. Туганнарына шалтырата алачаклар, ләкин турыдан-туры түгел, ә профсоюз җитәкчесе аша.

Таиландтан 16 апрельгә билгеләнгән рейс Татарстанга 100дән артык кешене алып кайтырга тиеш. Элек билгеле булганча, коронавирус белән авыручыларның яртысы, диярлек, аны симптомсыз кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев