Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

15%лы кредит 35%ка әйләнергә мөмкин. Сак булыгыз!

– Мин күптән түгел еллык 15 процент белән кредит алдым. Ә түли башлагач, банкның ниндидер өстәмәләре белән аның 35 процентка җитүен аңладым. Ул шул кадәр «мастерларча» яшерелгән, гади кулланучы аны аңлый да алмый. Бу нәрсә була инде? Банклар үз клиентларына нәтиҗәле процент күләмен атарга тиеш түгелмени?

– Закон буенча, һәр кредит оешмасы заемщикка барлык «накрутка»лары белән булган кредит суммасын килешүгә кул куйганчы хәбәр итәргә тиеш.


Үзәк банк эшкәрткән, кредитның тулы суммасын хисаплау кагыйдәсе үз эченә өч мөһим позицияне күздә тота:
1. Кредитның тулы суммасына өченче затлар файдасына түләүләр кергән. Мәсәлән, иминият компанияләре, бәяләүчеләр (оценщики), нотариус һ.б., чөнки иминиятләштерү түләүләрнең шактый зур өлешен тәшкил итә.
2. Кредитның тулы хисап суммасына сатып алынган товарның тулы бәясе кертелми, ә бары тик ссуда бирелгән өлеше генә алына. Бу автомобиль, күчемсез милек кебек зур әйберләр сатып алучыларга бигрәк тә мөһим.
3. Кредитның тулы суммасына өченче затларга тиешле түләүләр өлеше кредитның чынбарлыктагы срогыннан чыгып өстәлә. Мәсәлән, кредит биргәндә банкның кешегә «страховка»ны мәҗбүри тагарга башкача хокукы юк. Кредитның чынлап та, чынлыкта сезгә күпмегә төшәчәген аңлау өчен, түләүләр графигын өйрәнегез, ул килешүгә һичшиксез беркетелгән булырга тиеш. Анда сез түләп ябарга тиешле сумма күрсәтелгән бик әйбәт «итого» пункты бар. Әгәр дә шул суммадан ссуда суммасын алсагыз, күпмегә арттырып түләргә кирәк булачагын шунда ук аңлаячаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: деньги кредит процент