Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

15 яшьлек кызны урлап, кияүгә бирмәкче булганнар

Россия тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, укучы кыз 24 февральдә Голубицкий станицасындагы яшәгән йортыннан чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Кызның әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән, һәм тикшерүчеләр тикшерү башлаган.

Зыян күрүченең апасы журналистларга хәбәр иткәнчә, баланы Чечен Республикасында тапканнар. Апасы сүзләренчә, укучыны җирле халык урлаган - урлаучыларның берсе аңа өйләнергә теләгән. 

Җинаятьчеләр кызның туганнарына бик каты янаганнар һәм аны эзләмәүләрен таләп иткәннәр, дип өстәде югалган кызның сеңлесе. Урлаучыларны җирле полиция тоткарлаган инде. Югалган кызны әти-әнисенә тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев