Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

15 мәктәптә – әдәби калейдоскоп

Халыкара туган телләр көне уңаеннан бәйрәм кысаларында һәр елны Яшел Үзән шәһәренең 15нче мәктәбендә татар, рус һәм инглиз телләрендә сыйныфтан тыш интерактив чаралар үткәрелеп килә. Мәктәп укучылары аларда бик теләп катнаша. 

Быел да мәктәпнең 5-9нчы сыйныф укучылары өчен «Татарстан һәм Бөекбритания халыкларының авыз иҗаты» исеме белән аталган кызыклы уен үткәрелде. Укучылар, командаларга бүленеп, бирелгән тема буенча интерактив папкаларга татар, рус һәм инглиз халыкларының авыз иҗаты әсәрләрен туплады. Чара барышында балалар мавыктыргыч телләр дәрьясына чумды. Алар эшләгән арада тамаша кунак­ларына төрле халыкларның җыр-биюләре тәкъдим ителде. Мәктәбебез укучылары – төрле милләт балалары, үзләренең туган телләрендә осталыкларын күрсәтте. Татар, рус, инглиз, таҗик телләрендә җыр, шигырь, биюләр башкарылды. Төп эш тәмам булгач, һәр команда үзләренең проектларын татар һәм инглиз телләрендә яклады һәм жюри тарафыннан югары бәя алды. 
Чараны татар теле укытучылары Резедә Гатауллина, Роза Гаффарова, Рәмзия Әминова, инглиз теле укытучылары Алсу Амурова, Ольга Антонова бергәләшеп әзерләде. Мондый чаралар балаларны үз туган телләрен яратып, башка телләрне өйрәнеп, чит халыкларның мәдәниятен, традицияләрен хөрмәтләп яшәгәндә генә Җиребездә дуслык һәм туганлыкка ирешеп булуына ышандыра. 

Римма Яннаева. 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X