Начар метеорологик күренешләр күзәтелә. 14 сентябрьдә көндез һәм кичен республика территориясендә урыны белән яшен булуы ихтимал һәм җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез һәм кич урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр исәчәк.
Һаваның минималь температурасы төнлә +11..+13º.
Көндез максималь һава температурасы +22..+24º дип фаразлана.
Нет комментариев