14 мартта Яшел Үзәндә сноукайтинг буенча "Яшел Үзән җиле-2021"ярышларының икенче этабы узды
Яшәеш

14 мартта Яшел Үзәндә сноукайтинг буенча "Яшел Үзән җиле-2021"ярышларының икенче этабы узды

Ярышлар ачык форматта уза, аларда теләгән һәр кеше катнаша ала. Дисциплина - марафон. Маршрут - паром кичүе - Зөя утравы - паром кичүе.

Чаңгы буенча беренче урынны Казан егете Андрей Алмазов алды, икенчедә - Яшел Үзән егете Инсаф Гыйсмәтуллин, өченчедә - Яшел Үзәннән Алексей Шәрипов.

Сноубордчылар арасында беренче урынны Волжскидан Усачев Максим алды, икенчедә - Яшел Үзәннән Александр Баринов, өченчедә - Казанда яшәүче Елена Арно.

Мондый ярышларның Яшел Үзән җирендә, дөресрәге күгендә узуы аеруча күңелле.
Оештыручыларга зур рәхмәт!


Нет комментариев