Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

13 яшьлек малай суда батып үлгән

Әле җәй башлана гына, ә инде суга батып үлү очраклары, ни кызганыч, бар.

Салкын су, көзән җыеру, паникага бирелү, тиеш булмаган урында коену, тирә-юньдә ярдәм итәр кеше булмау ... Нәкъ менә шушы сәбәпләр 13 яшьлек яшүсмернең суда батып үлүенә китерә дә инде.

30 май кичендә Зәй ГРЭСы каналында бер баланың суда батуы турында хәбәр 112 телефонына килә. Малай ярдан 10 метр ераклыкка йөзер китеп, суга чума да, баш калкытып, “коткарыгыз” дип кычкыра һәм су астына китә... Иптәшләре су астыннан эзләп карый да бит, әмма таба алмыйлар. Каналның тирәнлеге 3 метр тәшкил итә. Яр Чаллыдан килгән водолазлар малайның мәетен табып чыгара. Фаҗига килеп чыгуда малайның  тыелган урында су коену сәбәпче, дип хәбәр итә Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев