Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

13 – 19 апрельдә янгын сүндерүчеләр 19 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 9ы ялган булган. 5 янгын очрагы теркәлгән.

Районда кипкән үлән яндырулар дәвам итә. Бу юлы Зур Күлбаш авылында – 200 квадрат метрда, Иске Шырданда 150 квад рат метрда үлән янган. Алар, шәхесләре әлегә ачык ланмаган затларның ут белән саксызлыгыннан чыккан, дип фаразлана.

Октябрьский бистәсендә 6нчы йорт янында чүп-чарга ут капкан. Аны яшәүчеләр, ут еракка таралганчы, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, үзләре сүндереп өлгергән.

Васильевоның «Нива» бакчачылык җәмгыятендә бакча өе янган. Янгын электр җиһазыннан чыккан дип фаразлана. Нәтиҗәдә ут чыккан өй янып кара күмергә әйләнгән, күрше участоктагы мунчага ут кабу куркынычы янаган. Янгын сүндерүчеләр аны коткарып калса да, күрше өйнең тышына бераз зыян килгән.

Яшел Үзәннең Сахаров урамындагы йорт гаражында янгын чыгып, 4 квадрат метрына зыян килгән. Бу очракта, сүндерүчеләрнең тырышлыгы белән, гаражга терәлеп салынган йортны уттан саклап калу мөмкин булган. Нәтиҗәдә, гаражның стенасы һәм түшәме янган. Утның электр үткәргечендәге кыска ялганыштан чыккан булуы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев