Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

12 яшьлек кыз снюс саткан

Чиләбедә 35 нче лицей укучысының снюс (тәмәке катнашмасы) сатуы ачыкланган.

Бу хакта прокуратура вәкилләре хәбәр итә. Кызның әти-әнисенә карата җинаять эш кузгатылган, дип яза «Доступ» яңалыклар агентлыгының журналисты. 
Снюсны 12 яшьлек укучы таратканлыгы ачыклана. Әни кеше кызының бу продуктны инде күптән куллануын белә икән, моңа юл куймаган һәм бала белән табиб-наркологка мөрәҗәгать итмәгән. 
Үсмернең әнисенә карата, баласын тиешенчә карамавы һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәве хакында административ эш кузгатылган, ул Курчатов районы администрациясе каршындагы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелгән. 
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, лицей директорына карата шулай ук беркетмә төзелде. Район прокуратурасы, полиция белән берлектә, тәмәке тарту катнашмаларын сату фактларын ачыклау өчен уртак тикшерүләр планын эшләде. 
Исегезгә төшерәбез, Көньяк Урал депутатлары әлеге снюсларны наркотиклар төренә кертергә тәкъдим итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кая бара сон бу замана?!!! Алладан да бэндэдэн дэ курыкмыйбыз бит...