Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

12 июньдә Россия Федерациясендә илебезнең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне билгеләп үтелә

Илебезнең төп байлыгы – аның уникаль тарихы, мәдәни һәм рухи мирасы, һәм, әлбәттә инде, Россия хакына хезмәт итүче, гасырлар буена килгән традицияләрне саклаучы халкы.

Яшел үзәнлеләр куәтле корабльләр төзи, суыткыч һәм медицина техникасы җитештерә, уникаль проектларын булдыра торган кече Ватаны белән горурлана ала – болар бары сы да безнең зур илебезнең аерылгысыз өлеше, ә аның талантлы кешеләре бизәге һәм казанышлары булып тора. Якташларыбызның тырыш хезмәте, инициативалы булуы һәм социаль партнерлык аркасында безнең район динамик рәвештә үсә, алга таба хәрәкәт итә.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә уңышлар һәм Яшел Үзән районы һәм бөтен илебез хакына яңа казанышлар телим!

Михаил Афанасьев, Яшел Үзән районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев