Яшел Үзән эчке эшләр бүлегеннән – ике кандидат, полиция майорлары Рәмис Җамалтдинов һәм Илшат Сәлахиев. Алар авыл җирлегендә хезмәт күрсәтә.
Аларның анкеталары Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның рәсми сайтында урнаштырылган.
★ 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр республика халкы онлайн-тавыш бирү юлы белән «халык»исеменә лаек булган үз районнарының участок полиция хезмәткәрен сайлый алачак.
★ 7-16 октябрьдә без конкурсның төбәк этабы җиңүчесен беләчәкбез, ул Татарстанны Бөтенроссия этабында тәкъдим итәчәк.
Тавыш бирү өчен Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның рәсми сайтында (16.РФ ЭЭМ) полициянең участок уполномоченные исемлегендә сайларга һәм тавыш бирергә кирәк!
Нет комментариев