Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

10 мең сум балалар түләүләренең өченче дулкыны буенча Дәүләт Думасында фикер алыштылар

Парламентарий бу пособиеләрне даими итәргә тәкъдим кертте.

3-16 яшьлек балалары булган Россия гаиләләре кабат 10 мең сум күләмендә акчалата түләү алырга мөмкин.

Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров шулай дип саный. Бу хакта PRIMPRESS хәбәр итә.

Парламентарий фикеренчә, түләүләр даими булырга мөмкин, чөнки карантин чаралары яңадан катгыйлана. Ә бу Россиянең балалы гаиләләренең матди хәленә тискәре йогынты ясаячак. Шуңа күрә депутат балалар түләүләренең кайбер төрләрен билгеләүне нигезле дип саный, аларга акча ничек булса да табарга мөмкин.

- Бу өстенлекле маддә һәм федераль бюджет мөмкинлекләре әлеге программаны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Ниндидер сәбәп аркасында акча җитмәсә, без хөкүмәт “кубышкасын” куллана алабыз. Аның күләме җиде триллион сумнан артып китте һәм хәзер 11 триллионнан артык тәшкил итә, - дип сөйләде депутат, түләүләрнең даими характерда булырга тиешлеген ассызыклап.

Элегрәк KazanFirst, Кабмин резерв фондыннан өстәмә рәвештә 2020 елда балаларга айлык пособиеләр өчен 34,3 млрд сум бүлеп бирәчәк, дип хәбәр иткән иде. Пособиеләр өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X