Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 сыйныфта укучы бала әти-әнисенә киңәшләр

Һәр елны беренче сентябрьдә меңләгән балалар тормышында тамырдан үзгәреш кертүче вакыйга була. Алар беренче сыйныфка укырга керәләр. Психологлар раславынча, бу вакыйга кеше тормышында мөһимлеге буенча башка вакыйгаларны узып китә. Түбәндә без бу чорда ярдәм итәрлек киңәшләр тупладык. Кирәге чыкмый калмас.

Беренче сыйныф укучысыннан "университет студенты" ясарга омтылмагыз.
Башлангыч мәктәптә баланың бурычы-белем алу процессын үзләштерү. Программа баладан зур белем, көч таләп итә. Әмма мәгълүматнең күплеге укучының эмоциональ халәтенә тискәре йогынты ясый. Беркайчан да алга йөгермәгез, бала белемле, аңлы булсын дип, чамадан тыш, аңа йөк өймәгез, югыйсә, балага дәресләрдә күңелсез булачак. Аңардан югары нәтиҗәләр көтмәгез. Беренче сыйныфта әле билге куймыйлар, һәм бу дөрес тә. Әлегә бәяләргә урын юк, чөнки билге кую балада психологик кичереш китереп чыгарга һәм танып белү теләген юк итәргә мөмкин. Ата-ана баласының өлгерешен, уку дәфтәрләрен карап, яки укытучы белән әңгәмәдән аңлый ала.
Өстәмә дәресләр санын чикләгез. Бала рәхәтләнеп йөри торган түгәрәкләр яки спорт секцияләрен генә калдырыгыз.
Көн саен бала мәктәптә өйрәнелгән тема буенча өйдә дә шөгылъләнегез, ләкин шуны истә тотыгыз, мондый биремнәрне үтәү дәвамлылыгы 10-15 минуттан артмаска тиеш. Шулай ук моның өчен билге куймагыз.
Әгәр бала авыру сәбәпле, дәресләргә бармый калса,бу очракта, аның белән өйдә шөгыльләнегез. Юкса, аңа башка укучыларны куып җитүе бик авыр булачак. Мәктәп программасы буенча яңа теманы өйрәнү өчен 2-3 дәрес бирелә, ә бу балаларның аңына барып җитү өчен бик аз.
Күчмә дәресләр үткәрегез. Мәсәлән, әйләнә-тирәне өйрәнү дәресләрен музейда яки зоопаркта үткәрегез, спектакльләргә йөрегез. Математика дәресләрен исә кибеттә оештырырга була.
Танылган психолог Владимир Леви үзенең китабында болай дип яза: “Әгәр сез балагызны туры итеп утырырга, мәсьәләләр чишәргә, эшләргә, курыкмаска өйрәтергә телисез икән- иң элек мактаудан башлагыз. Хәтта берни барып чыкмаган очракта да, иң элек мактагыз, максатка ирешү өчен кечкенә генә тырышлык куйса да, аз гына уңышка ирешсә дә!”. Ул “Син моны булдыра аласың!”, “Син көчлерәк, кыюырак, акыллырак була башладың...”,- кебек сүзләр кулланырга киңәш ителә.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X