Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 сентябрь... I сыйныф...

Бу көнне бөтен нечкәлекләре белән хәтерләмәгән кеше юктыр ул.

Тәүге тапкыр, беркайчан да киеп карамаган яңа ак якалы коңгырт күлмәк, ак альяпкыч, ак капрон тасмадан бантиклар... Кичә генә урамда иске киемнәрдән күргән сыйныфташыңа, яңа күргән кебек, сокланып карау – боларның бөтенесенә дә Күгәй сигезъеллык мәктәбенең ишегалды шаһит.

Әле мәктәпнең нәрсә икәнен күзал ламаган килеш, ул бик кызыклы шөгыль буласына, әз генә шикләнеп, вакыйгаларга бай, әкрен генә балачактан үсмер елларга күчү чоры буласы икәнен олырак лардан күрсәк тә, үзебезнең акыл аңлап бетермәгәндер мөгаен...
Күгәй мәктәбенең ишегалдында уза иде линейка. Беренче мәктәп директоры сүз алып котласа, аннары колхоз рәисе Галим Шәйхуллович, парторг Навил абый Гыйләҗев, жәй буе колхозда эшләгән һәрбер укучыга мактау кәгазе һәм бүләкләр тапшыра. Линейканың шушы өлешен бөтенебез зур кызыксыну белән көтеп ала идек.

Беренче сыйныф,
беренче укытучы
Беренче укытучыбыз Оркыя апа Мифтахетдинова, чебиләрен иярткән тавык сыман, безне сыйныфка алып кергәне, әлегә кадәр күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерүче вакыйга булып истә калган. Ул безнең икенче әни кебек, аның һәрбер әйткән сүзе күңелгә якын иде. Юююк, куркып түгел, ә ничектер яратып, хөрмәт итү иде бу безнең тарафтан.

Без I сыйныфка 21 бала: 12 кыз, 9 малай килдек. Ике бертөрле исемдәге укучылар (2 Азат, 2 Харис, 2 Ильяс, 2 Зөлфия) безнең сыйныфта гына шулай күп иде. Хәзерге кебек әниләр җитәкләп түгел, ә үзебез килдек мәктәпкә. Сыйныфта бер Резидә Шакированы әнисе Зәйнәп апа җитәкләп, сыйныфка кадәр кертеп, кызына озак итеп күз яшьләре аша карап торганы хәтердә. Зәйнәп апаның күзләрендә ялгызы гына үстергән кызы өчен ярату белән горурлану булганын, мин үземнең 6 яшьлек акылым белән аңлый идем, парта артына мине Резидә белән янәшә утырттылар.

I сыйныф билгеләр куймый гына хәреф тану, язу, укулар белән тиз узды. Каникулга киткәндә без инде шактый шомарган балалар идек. II сыйныфта безне Кәлим абый Шәрәфиев каршы алды. Оркыя ападан соң, сугышта катнашкан Кәлим абый безгә укытучы түгел, ә бер герой кебек иде, күңеле тулган көннәрдә, (андый көннәр атнага бер була иде) без Кәлим абый белән сугышка «кереп», аның белән бергә «тәмамлый» идек. Мин, хәтта, көннәрен, елларын, командирларның исем-фамилияләрен, бергә окопта яткан сугышчан дусларын да яттан белә идем, чөнки ике ел эчендә, 1941 ел ахырыннан алып, Бөек Җиңү көненә кадәр мин үземне Кәлим абый белән бергә сугышта булгандай хис итә идем. Өченче сыйныфта мин әле

Кәлим абыйга оныткан урыннарын исенә төшереп тора идем. Ничә еллар узгач, нәкь шундый ук сугышта катнашкан кешеләр белән аралашканнан соң аңладым, алар бөтенесе дә башларыннан узганнарын сөйләгән икән.

(Язманы тулысынча газетабызның 64нче санында укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев