Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 майдан нинди законнар гамәлгә керде?

1 майдан РФ Президенты Владимир Путин Указы белән хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумына (МРОТ) кадәр җитеп, ул 11163 сум тәшкил итәчәк. Моңа кадәр ул аена 9489 сум иде.

Россия 1 майдан Төркиядән кайтарыла торган помидорларга бөтен чикләүләрне дә алып ташлый. 2017 елның ноябреннән аларны хупланган экспортерлар исемлегеннән 20 компания генә кайтарган булган.

Хәзер Алтай һәм Ставраполье крайларында туристлардан курорт җыемы ала башлыйлар. Краснодар краенда аны июльдән кертсәләр, Кырымда – бер елдан соң. 2018 елда әлеге җыем суммасы тәүлегенә 50 сумнан артмаска тиеш.

Россиялеләргә һәм шулай ук 58 илдә яшәүчеләргә 1 майдан виза тутырмыйча гына Кытайның Хайнань утравына очарга мөмкин булачак.

Янгынга каршы сигнализацияне тикшерү буенча илкүләм стандарт кертелеп, оешмалар аңа квартал саен тест ясарга тиеш булачак.  Шулай ук аларга елына ике тапкыр  янгын сүндерү һәм төтенгә каршы автомат системасының эшләвен тикшереп торырга туры киләчәк.

Үзәк банк кулланучылар ссудаларын көйләүне җитди контрольгә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев