Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан дүрт көнлек ял булачак

Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәтендә әйтүләренчә, бәйрәм көннәрен күчерү сәбәпле, апрель аеның бер шимбәсе эш көне булачак.

Апрельнең соңгы эш атнасында алты эш көне булачак. Аннан россиялеләрне 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан дүрт көнлек ял көтә. Бу хакта ТАССка сишәмбе көнне Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте матбугат хезмәтендә җиткерделәр дип яза «Татар-информ».

“Бәйрәм көннәрен күчерү сәбәпле, апрель аеның бер шимбәсе эш көне булачак. Ял көне 28 апрель шимбәсеннән дүшәмбегә, 30 апрельгә күчерелә. Шунлыктан Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан дүрт көнлек ял - 29 апрельдән 2 майга кадәр булачак", - дип хәбәр иткәннәр ведомствода. Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте 9 май – Җиңү көне чәршәмбегә туры килү сәбәпле, россиялеләрнең бер генә көн ял итүен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн выходные мир труд май майские праздники

2
X