Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 апрель Халыкара кошлар көне

1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә, ул канатлы дусларыбызның кышлау урыннарыннан безнең якларга кайта башлауларына багышлана.

Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Яшел Үзән интернат-йортында "Кошлар ашханәсе" дип исемләнгән экологик патруль узган.

-Биредә яшәүчеләр белән кошлар өчен ярмадан прәннекләр әзерләү һәм аларны интернатка якын территориядә урнаштыру оештырылды. Чарада катнашучылар бездә кышлаучы һәм җылы якларга очып китүче кошлар, туган якның табигате һәм авыр вакытта кошларга ничек ярдәм итү турында мәгълүмат алдылар, - дип уртаклаша тәрбиячеләр Н.Артемьева белән В.Чернышова. - Бәйрәмнең максаты – кошларның төрләрен һәм санын саклау, шулай ук сезонлы азык булмаган вакытта канатлы дусларыбызга ризык белән ярдәм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев