Шуларның 564е – шәһәрдән, 277се – районнан булган. 338 кешене госпитализацияләгәннәр: 257се – шәһәрдән, 81е – районнан.
Чапаев урамындагы 1нче йортта 52 яшьлек исерек ирне билгесез затлар кыйнап, баш түбәсен яралаган, борын сөяген сындырган. Медиклар аны травматологиягә алып килгән.
Северная урамында яшәүче исерек ирнең уң як күкрәгенә хатыны пычак кадаган. Яраланган гаилә башлыгын хирургия бүлегенә салганнар.
Васильевода 18 яшьлек кызны танышы кыйнап, ияк сөяген сындырган. Зыян күрүче госпитализациядән баш тарткан.
Ленин урамы, 1нче йортта бергә яшәүче 39 яшьлек ир-ат белән 30 яшьлек хатын-кыз исерек баштан сугышкан. Башында ачык яра булган хатынны травматологиягә тапшырганнар. Шулай ук, башында гемотома булган, уң як күкрәге күгәргән ир өендә калган, хастаханәгә барудан баш тарткан.
Комаров урамындагы бер йорттагы фатирга бәреп кереп, билгесез затлар 35 яшьлек ир-атны кыйнаганнар. Аның баш мие селкенгән, бите яраланган. Ашыгыч медицина хезмәте аны травматология бүлегенә китергән.
Нет комментариев