Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 52 җинаять теркәлгән

Шуларның 39ы – шәһәрдә, 13е районда булган. 28 җинаять ачылган, 27се – «кайнар эздән».

1 үтерү, 1 һөҗүм итү, 3 талау, 29 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 1 корал табу, 6 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак булган.
Яшел Үзәннең бер фатирында шешәдәшләр арасында ызгыш чыгу фаҗига белән тәмамланган. Беркайда да эшләмәүче 46 яшьлек ир эшләмәүче 42 яшьлек яшел үзәнленең күкрәгенә һәм муенына пычак кадап үтергән.
Шәһәрнең Яңа урамындагы урманлыкта, элек хөкемдә булган 63 яшьлек ир-атның, һөҗүм ясап, 20 мең сум акчасын талаганнар. Моны беркайда да эшләмәүче, Кемероводан килгән 39 яшьлек ир-ат кылган.
«Октябрьнең 70 еллыгы» бакчачылык җәмгыятендә беркайда да эшләмәүче 19 яшьлек егеттән 0,51 гр. наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев