Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 43 җинаять

 Шуларның 35е – шәһәрдә, 8е районда булган. 21 җинаять ачылган, 20се – «кайнар эздән».

1 үтерү, 3 талау, 21 урлау, 11 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 җинаять теркәлгән.
Сәйдәшев урамында шешәдәшләр арасында ызгыш чыгу, салкын корал куллануга кадәр җиткергән. Беркайда да эшләмәүче, элек хөкем ителгән 44 яшьлек ир-ат 35 яшьлек ирнең муенына пычак кадаган. Зыян күрүчене Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә китергәннәр.
Татарстан урамында йорт янында торган автомобильдән 3800 сум акча урлаганнар. Моны 15 һәм 17 яшьлек ике яшүсмер кылганлыгы ачыкланган.
Яшел Үзәндә яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, аның фатирыннан 21 мең сумлык алтын әйберләр һәм акча урланган. Моны 24 яшьлек яшел үзәнле кылган.
Комаров урамындагы ашамлыклар кибетенә кондиционер куелган тишектән кереп, аннан товар һәм акча урлап чыкканнар. Әлеге урлау буенча 17 һәм 19 яшьлек ике яшел үзәнлене тотканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев